news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Геройларыбызга ярдәм итү – безнең изге бурычыбыз

Рөстәм Миңнеханов: Геройларыбызга ярдәм итү – безнең изге бурычыбыз
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге битләрендә хезмәттә аерым уңышларга ирешкән Татарстан хәрбиләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшыру тантанасыннан видео күрсәтте.

«Алгы сызыктагы яклаучыларыбызны хөрмәтләүне дәвам итәбез. Хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткән хәрби хезмәткәрләр «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде», – дип язган Рәис МАКС мессенджерындагы каналында.

Бүләкләү тантанасын традицион рәвештә генерал-лейтенант Владимир Майстренко алып барган.

«Иҗат бригадасы Җиңү көне алдыннан сугышчыларга һәм җирле халыкка бәйрәм концерты күрсәтте. Батырларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтү – безнең изге бурычыбыз!» – дип ассызыклаган Миңнеханов.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot