news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Газа секторында яшәүчеләргә ярдәм җыйган Татарстан халкына рәхмәт әйтте

Рөстәм Миңнеханов Газа секторында яшәүчеләргә ярдәм җыйган Татарстан халкына рәхмәт әйтте
Фото: https://t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газа секторында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашкан республика кешеләренә ярдәмчеллек өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Телеграм-каналындагы сәхифәсендә язган.

Искәртик, бүген Татарстаннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты китте, анда анклавның зыян күргән тыныч кешеләре өчен 25 тонна беренчел кирәк-ярак һәм азык-төлек төялгән. Россия төбәкләреннән гуманитар ярдәм китерү өчен һава күпере Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков кушуы буенча оештырылган.

«Татарстанлыларга ярдәмчел булулары өчен рәхмәт! Ярдәм җыюның беренче көненнән үк кешеләр гаиләләре белән беренче кирәк-ярак, азык-төлек алып килде. Гадәттән тыш хәлләр министрына махсус борт бирүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт», диелә хәбәрдә.

Соңыннан ул ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм балалар язмышы өчен борчылуын белдерде. «Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен барысы да чын күңелдән борчыла. Республика халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт», – дип яза Татарстан Рәисе.

Татарстанда Газа секторында яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәмне 3 ноябрьдә җыя башладылар. Берничә көндә республикада яшәүчеләр 30 млн сумнан артык акча җыйды, бу Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фондына 20 тонна азык-төлек сатып алу мөмкинлеге биргән. Татарстанлылар үзләре дә җыю пунктларына 500 килограмм азык-төлек һәм беренче кирәк-яраклар алып килде.

Гуманитар ярдәм җыюда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте һәм «Зәкят» хәйрия фонды актив катнашты. Җыелган товарлар туры рейс белән Мисырга җибәреләчәк, анда аларны «Кызыл ярымай» оешмасына тапшырачаклар.

  • Россия Президенты Владимир Путин Газа секторын контрольдә тота торган Палестинаның ХАМАС радикаль хәрәкәтенең Израильгә террорчылык һөҗүмен моңарчы күрелмәгән рәхимсезлек дип белдерде. Шул ук вакытта ул Палестина дәүләтен булдыруга чакырды. Соңрак дәүләт башлыгы, Махачкала аэропортындагы тәртипсезлекләрне истә тотып, Якын Көнчыгыштагы конфликтны Россия җәмгыятен таркату өчен куллану омтылышы булуы турында белдерде, дип яза «Татар-информ».
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100