news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов газ форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде

Рөстәм Миңнеханов газ форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Петербург халыкара газ форумында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында ул стендлар, күргәзмә экспозиция белән танышырга, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча РФ төбәкләре рейтингында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашырга ниятли. Көннең икенче яртысында Татарстан Рәисе табигый газ базарын трансформацияләүгә багышланган пленар утырышта катнашачак, «Газпром» һәм чарада катнашучы компанияләрнең җитәкчеләр белән очрашулар үткәрәчәк.

Вакыйга 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Экспофорум» территориясендә уза. «РариТЭК Холдинг» АҖ фонды Татарстан тарафыннан форумда тәкъдим ителгән төп мәйданчыкларның берсе булачак. Форум кунакларына газ-мотор ягулыгы белән эшли торган авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләрен тәкъдим итәчәкләр, шулай ук «Агрокөч» акционерлык җәмгыяте һәм «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә техника файдалануга тапшыру тантанасын күрсәтәчәкләр.

ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, республикадан газ форумында Татарстанның 22 компаниясе (шул исәптән КАМАЗ, Иннополис университеты һ.б.) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100