Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Гасырлар авазы – Эхо веков» редакциясен юбилей белән тәбрик итте
Татарстан Дәүләт архивы тарафыннан булдырылган «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы нәшер ителә башлауга 100 ел тулды. Бу уңайдан оештырылган тантанада Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Ул аны бәйрәм чарасы кунакларына укып ишеттерде.
«Үзенең озын тарихында журнал объектив һәм дөрес мәгълүматның абруйлы чыганагы, шулай ук идеяләр һәм фәнни гипотезалар белән уртаклашу, тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ачыктан-ачык фикер алышу өчен уңайлы платформа исеменә лаек булды. Аның битләрендә бастырылган фәнни-тикшеренү һәм аналитик материаллар архив документларына нигезләнә. Алар фәнни танып белүне үстерүгә этәргеч кенә биреп калмый, ә төп тарихи факторларны уртак аңлавыбызны формалаштырырга да ярдәм итә», – дип ассызыклап үткән Рөстәм Миңнеханов котлауда.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Миңнеханов матбугат басмасы редколлегиясен, авторларны һәм архив хезмәткәрләрен истәлекле дата уңаеннан тәбрикләвендә журналның дәрәҗәле басма икәнен дә әйтеп узган.
«Журналның һәр саны тарихчыларга үткән вакыйгаларга җентекләп һәм һәрьяклап анализ ясарга, республикабызның һәм аның күпмилләтле халкының тарихнамәсен камилләштерергә мөмкинлек бирә. Барыгызга да яңа һөнәри уңышлар һәм фәнни казанышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм нык сәламәтлек телим», – дигән ул.
- Журнал 2011нче елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган. Чара шулай ук журналны яңадан торгызу инициаторы – тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдиновның тууына 85 ел тулуга багышланды һәм аның кызы да катнашып әтисе турында хатирәләр белән уртаклашты.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз