news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов гарәп кулъязмаларын өйрәнү турында: Бу бик кирәкле эш

Рөстәм Миңнеханов гарәп кулъязмаларын өйрәнү турында: Бу бик кирәкле эш
Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гарәп кулъязмаларын өйрәнү һәм цифрлаштыру эшенең әһәмиятен билгеләп узды. «Бу бик кирәкле эш, эченә кермәсәң, белмисең. 50 меңнең күпме нөсхәсе дөньяда беркая да юк, аны сакларга кирәк», – диде ул Кремльдә татар зыялылары белән очрашуда.

Әлеге темага «ТН-Мирас» оешмасы проектлар җитәкчесе Мария Минеева чыгыш ясады. Ул Язма мирас үзәге һәм «Татнефть-Мирас» оешмасы арасында дәүләт-хосусый партнерлык оештырылганын әйтте.

«Ике проект башланды. Беренчесе – кулъязмаларны цифрлаштыру, икенчесе – газета журналларда басма текстларны гарәп язуыннан кириллицага күчерә торган «Мирас-tat» прграммасы нигезендәге эш. Үзәктә тагын бер планетар сканер урнаштырабыз», – диде Минеева.

Рөстәм Миңнеханов, кирәк булса, тагын бер сканер алып бирү мөмкинлеге булуын әйтте. «Мин бу эшне хуплыйм, телебез өчен, яшьләр белән эшләү өчен нәрсә кирәк – барысын да эшләргә», – диде республика Рәисе.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot