news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендә сәнәгать паркы краны белән идарә итеп карады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Jebel Ali Free Zone (JAFZA) паркына сәфәре барышында манипулятор ярдәмендә күп тонналы контейнерлар белән идарә итәргә мөмкинлек бирә торган системаны сынап карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.

Галимова шулай ук видео да урнаштырган. Анда Миңнеханов махсус пультка баса һәм контейнерның кран ярдәмендә күчерелгәнен карый.

«Рөстәм Миңнеханов дөньяның иң зур индустриаль паркында җиңел хәрәкәт белән контейнерларны күчерә», – дип язган Галимова.

Видео: Лилия Галимованың телеграм-каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot