news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендә DP World порт операторы башлыгы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендә DP World порт операторы башлыгы белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре барышында DP World рәисе, иң зур порт операторларының берсе Солтан Әхмәд Бин Сөләйем белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

DP World компаниясе 78дән артык диңгез терминалы һәм дөньядагы иң зур индустриаль парк – Jebel Ali Free Zone (JAFZA) белән эшли.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин өстенлекле максат итеп логистик маршрутларны диверсификацияләүне, беренче чиратта – «Төньяк – Көньяк» транспорт коридорын булдыруны билгеләде, дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов сөйләшү барышында.

«Татарстан географик урнашу урыны һәм алга киткән инфраструктурасы ярдәмендә әлеге коридорның үзәк төене булып тора. Без Гарәп Әмирлекләре һәм сезнең компания белән үзара сәүдәне үстерү белән кызыксынабыз», – дип ышандырды ТР Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot