news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов галим Алексей Дубка Туполев исемендәге премия тапшырды

Рөстәм Миңнеханов галим Алексей Дубка Туполев исемендәге премия тапшырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росатом Фән» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Алексей Дубка инженерлык фәннәрен үстерүгә керткән өлеше өчен А.Н.Туполев исемендәге халыкара премия тапшырды. Тантана Татарстан Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Лауреатны котлап, Рөстәм Миңнеханов Андрей Туполев мирасының Ватан һәм дөнья авиациясе өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

«Сезне бу зур бүләк белән котлыйм! Андрей Николаевич Туполев илебез һәм дөнья авиациясе үсешенә зур өлеш кертте. Безнең авиация комплексы аның исеме белән бәйле», – диде республика Рәисе.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ул шулай ук Татарстанда инженер-техник белгечләр әзерләү турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу юнәлеш белән республиканың сигез югары уку йорты шөгыльләнә, шуларның бишесендә алдынгы инженерлык мәктәпләре эшли, ә алты университет «Приоритет-2030» программасында катнаша.

А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган авиаконструкторның туган көненә багышлап бирәләр. Татарстан Рәисе указы белән 2014 елда гамәлгә куелган премия Россия һәм чит ил галимнәренә инженерлык фәннәре өлкәсенә керткән зур өлешләре өчен бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot