news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Гаилә - дәүләтнең нигезе, гаиләләр турында кайгырту - безнең төп бурыч

Рөстәм Миңнеханов: Гаилә - дәүләтнең нигезе, гаиләләр турында кайгырту - безнең төп бурыч
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың вазифаи затларына Гаилә елында күп балалы һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә аерым игътибар күрсәтергә чакырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елын ачу тантанасы 23 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды. Без дә яхшы чара үткәрдек, күп балалы гаиләләрне кабул иттек», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә.

«Гаилә - дәүләтнең нигезе. Гаиләләр турында кайгырту - безнең төп бурычыбыз», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә хезмәт коллективларында күп балалы гаиләләр һәм хезмәт династияләре белән очрашулар оештырырга киңәш итте. Моннан тыш, республика җитәкчесе сүзләренчә, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә дә гаиләләр өчен тематик чаралар үткәрергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук күп балалы гаиләләр һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә игътибар бирергә чакырды. Ул махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә булышлык күрсәтүне иң мөһим бурычларның берсе буларак атады.

  • Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР Рәисенең күп балалы 11 гаиләгә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыруы хакында хәбәр иткән иде.
  • Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февралендә башланды. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100