news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гагаузия делегациясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Рөстәм Миңнеханов Гагаузия делегациясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле-территориаль берәмлеге делегациясе белән очрашты. Яклар төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гагаузия АТО башкарма комитеты рәисе урынбасары Виктор Петров һәм Молдова Республикасы парламенты депутаты Александр Суходольский Казанга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу өчен килгәннәр. Рөстәм Миңнеханов делегацияләр алмашуның һәм мәдәни элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Бүген Татарстан белән Гагаузия арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү гамәлдә, Нурлат һәм Чадыр-Лунга шәһәрләре, шулай ук Буа һәм Окницкий районнары арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырылган.

Әңгәмә барышында яклар сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү, АСК, ИТ-өлкә, медицина, фармацевтика һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

«Гагаузлар белән дустанә мөнәсәбәтләр ныгыр дип өметләнәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100