news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы плей-оффы алдыннан «Ак Барс» белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы плей-оффы алдыннан «Ак Барс» белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың телеграм-каналыннан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КХЛ плей-оффы башланыр алдыннан «Ак Барс» тренерлары һәм хоккейчылары белән очрашу уздырды. Очрашу Казанда, «Татнефть-Арена»да булды. Шулай ук анда Казан командасының элекке баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та катнашты.

Искәртеп үтик, Гагарин кубогының беренче раундында «барслар» Екатеринбургның «Автомобилист» командасына каршы көрәшәчәк. Әнвәр Гатиятуллин командасы беренче матчларын 26 һәм 28 мартта читтә уздыра. Уеннар Мәскәү вакыты буенча 17:00 сәгатьтә башлана.

Рөстәм Миңнеханов Казан командасына мөрәҗәгать итеп, Гагарин Кубогында уңышлар теләде һәм хоккейчыларны матур уен күрсәтергә өндәде, хәзерге вазгыятьтә җанатарларга уңай эмоцияләр җитеп бетми, диде. Моннан тыш, ул Татарстан спортчыларына имгәнмичә һәм авырмыйча уйнауларын теләде, дип хәбәр итә «ТИ-Спорт» хәбәрчесе.

«Сезон катлаулы булды. Шулай да бурычны үтәдек – без плей-оффка эләктек. Барысы да яңа баштан башлана. Көндәшебез лаеклы. Аңа аңлап карарга кирәк, алар да шундый ук егетләр, аларның шундый ук җанатарлары бар. Һәм сез шуны аңларга тиеш: сезнең җиңүләрдә дә, уңышсызлыкларда да бөтен республика сезнең белән», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Республика җитәкчесе сезонның калган өлешенә теләкләрен дә юллады.

«Имгәнүләр булмасын. Бу иң зур проблема. Икенчедән, Аллаһ көч һәм уңыш бирсен», – диде Рәис.

«Ак Барс» даими сезон йомгаклары буенча КХЛның Көнчыгыш конференциясе таблицасында бишенче урын алды. Татарстанның икенче бер клубы – Түбән Камадан «Нефтехимик» плей-оффка эләкмәде.

Искәртеп үтик, узган сезонда Казан командасы биш матчта (1:4) «Автомобилистка» оттырып, плей-оффның беренче раундыннан төшеп калды.

Шимбә көнне «Ак Барс» чемпионатның ахыргы матчында «Сибирь» командасын отып (3:2), җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100