Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов фронтовикларга мактаулы гражданнар статусы бирүне тәэмин итәргә кушты

Татарстан муниципалитетлары җитәкчеләренә алдагы утырышларда Бөек Ватан сугышында катнашкан фронтовикларга мактаулы гражданнар исемнәре бирү турында карарлар кабул итүне тәэмин итәргә кирәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
ТР Рәисе РФ Президенты Владимир Путинның «Җиңү» оештыру комитеты утырышында РФ Саклану министрлыгының инициативасын хуплавын искәртте. Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстанда 150 фронтовик исәпләнә.
Республика җитәкчесе искәрткәнчә, «Җиңү» оештыру комитеты утырышында Путин фронтовикларга һәм аларның тол хатыннарына, концлагерьларның кече яшьтәге тоткыннарына – 80шәр мең, тыл хезмәтчәннәренә һәм башка категория ветераннарга 55 мең сум түләнәчәге турында хәбәр иткән.
Бу уңайдан Татарстан Рәисе республика оештыру комитеты утырышын әзерләргә һәм уздырырга, җирле үзидарә органнары белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган барлык чараларны уздыруны иң югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз