news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Финанс пирамидалары булдыру омтылышларына катгый җавап бирергә кирәк

Рөстәм Миңнеханов: Финанс пирамидалары булдыру омтылышларына катгый җавап бирергә кирәк
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акча үзләштерү схемаларын һәм финанс пирамидалары булдыру омтылышларына чик куярга кушты. Бу хакта ул ТР Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

«Бюджет акчаларын урлау фактларын ачыкларга һәм аларга чик куярга, акча үзләштерү схемаларын, финанс пирамидаларын булдыру омтылышларына катгый җавап бирергә кирәк», - диде Татарстан Рәисе.

Татарстан буенча Эчке эшлләр министрлыгы җитәкчесе башлыгы Дамир Сатретдинов хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда бюджет акчаларына бәйле 269 җинаять, шул исәптән илкүләм проектларга бүлеп бирелгән акчаларны урлауның 179 очрагы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot