news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Фил Эспозитоны Казанга чакырды

Рөстәм Миңнеханов Фил Эспозитоны Казанга чакырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә ике тапкыр Стэнли Кубогы иясе булган Фил Эспозитоның Казанга кабат килергә теләве турындагы белдерүенә җавап бирделәр.

«Казанның шундый җылы тәэсирләр калдыруына бик шатбыз. Рөстәм Нургалиевич әйткәнчә, Эспозито әфәндене Татарстаннда күрергә һәрвакыт шат булачакбыз», - дигәннәр ТАСС агентлыгына ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Фил Эспозито ТАССка биргән интервьюда 2015 елда Россиягә һәм Татарстанга килүе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. НХЛ легендасы республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән иптәшләрчә матчта катнашуы турында сөйләде.

«Казанга, Татарстанга кабат килергә телим. Мин анда республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан идем. Мин аңа хәтта хоккей матчы барышында киңәшләр дә биргән идем әле. Ул вакытта мин бозга чыккан Татарстан башлыгына киңәшләр биргәнемне белми идем әле», - диде Эспозито Россиянең дәүләт мәгълүмат агентлыгына.

ТР Рәисе матбугат хезмәтендә Фил Эспозитоның Казанга беренче сәфәрен яхшы хәтерләүләрен билгеләп үттеләр.

«Бу вакыйганы бигрәк тә Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы хәтерли. Аларга Рөстәм Миңнеханов соравы буенча күренекле спортчы мастер-класс үткәргән иде», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot