Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров белән очрашты. Очрашу Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашуда Федераль салым хезмәте белән Татарстан Хөкүмәте арасында хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын үстерү, бизнесны ачык һәм уңайлы алып бару өчен шартлар тудыру, шулай ук республиканың салым салу өлкәсендәге кайбер проектларда катнашуы турында фикер алыштылар.
Казанга визиты кысаларында Даниил Егоров Россия Федераль салым хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышын, шулай ук «Россия Федераль салым хезмәте - бергә киләчәкне булдырып» панель дискуссиясен уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз