news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Фәрит Хәйруллович белән бер тапкыр да ачуланышканыбыз булмады

Президент Фәрит Мөхәммәтшинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов: Фәрит Хәйруллович белән бер тапкыр да ачуланышканыбыз булмады
Гөлнар Гарифуллина

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 75 яшьлегенә багышланган "Виражи судьбы" китап презентациясендә катнашты. Ул аның белән ничә еллар бергә эшләү дәверендә бер тапкыр да ачуланышканы булмаганын әйтте.

Ул Фәрит Хәйруллович белән Мөхәммәтшин сәнәгать министры булганда танышканын искәртте. 

«Бер-беребезне яхшы белдек, кулга кул тотышып, төрле өлкәләрдә бергә эшләдек. Фәрит Хәйруллович зур эш алып бара. Ышанычлы парламент бездә, башкарма хакимият ышанычлы парламентсыз була алмый. Президент аппараты, Хөкүмәт, Дәүләт Советында таркаулык, аңлашылмаучанлык юк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Бер тапкыр да ачуланышкан булмады, бу аның да, минем дә яхшы сыйфаттыр. Бер-беребезгә ярдәм итәбез, үз мәнфәгатьләрне түгел, республика мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез", - дип ассызыклады Президент. 

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинның федераль дәрәҗәдә дә абруе зур булуын билгеләп үтте. 

"Уртак эш өчен рәхмәтлемен. Луиза апа гел яныгызда булсын, балалар, оныклар белән тигез тормыш насыйп булсын! Республикада, илдә дә тотрыклык булсын! Ходай Тәгалә кодрәтеннән ташламасын", - дип теләде Президент. 

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинны "Дуслык" ордены белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100