news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов этләрне теркәмәгән өчен штрафлар турындагы законны имзалады

Рөстәм Миңнеханов этләрне теркәмәгән өчен штрафлар турындагы законны имзалады
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган закон нигезендә республика Административ хокук бозулар кодексы яңа маддә белән тулыланачак.

Аның буенча, йорт хайваннарын күп фатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә асраган өчен 2 000 сумнан 4 000 сумга кадәр штраф каралган. Этне теркәмәгән өчен шундый ук штраф көтә, ә ел дәвамында законны кабат бозган өчен штраф күләме 5 000 сумга кадәр арта.

Яңа канун 2025 елның 1 июленнән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100