Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәрләргә яңа чынбарлыкка тизрәк яраклашырга кирәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, эшмәкәрләргә яңа чынбарлыкка тизрәк яраклашырга, базардагы буш урыннарны тутырырга кирәк.
«Кече һәм урта бизнеска республикадагы эш урыннарының 41 проценттан артыгы туры килә. Бүген эшмәкәрләргә яңа чынбарлыкка тизрәк яраклашырга, базардагы буш урыннарны тутырырга кирәк. Безнең бурыч - Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтү. Муниципаль сәнәгать паркларының потенциалын файдаланырга кирәк. Бу - яңа эш урыннары булдыру, районнарда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен төп резерв», - диде ул.
«Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен бизнес-инициативаны башлангыч этапта хуплау мөһим. Яшь эшмәкәрләргә грант ярдәмен күрсәтүне, үзмәшгульләр институтын үстерүне дәвам итәргә кирәк. Республикада үзмәшгульләр саны 215 меңнән артык. Алар җитештергән продукцияне популярлаштыру өчен үзмәшгульләр өчен ярминкәләр үткәрүне дәвам итү мөһим», - диде ул.
Президент әйтүенчә, сатуны активлаштыру өчен Республика маркетинг үзәге һәм электрон сәүдә мәйданчыкларын актив кулланырга кирәк.
«Агымдагы ел башыннан гына маркетплейсларда товар тәкъдим итүчеләр саны ике тапкыр диярлек артты, анда 40 меңнән артык сатучы бар. Программаларны тормышка ашыруны алдагы елларда да дәвам итәргә кирәк», - диде ул.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз