news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше, үзен-үзе туйдыра һәм башкаларга да эш бирә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында катнаша. Ул татар эшмәкәрләренә рәхмәт әйтте.

«Эшмәкәр ул – һөнәрле кеше, үзен-үзе туйдыра һәм башкаларга да эш бирә. Татар милләте эшмәкәрләре, без гел сезгә таянып эшлибез. Татарларның бер өлеше генә Татарстанда яши, башка илләрдә, Россия төбәкләрендә Татарлар бик күп. Сезнең хезмәтегез белән милләтнең көчле булуына зур өлеш кертәсез. Һәммәгезгә хезмәтегез, безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт», – диде ул.

Татарстан Рәисе бурыч уртак булуын искәртте. «Ниндидер яңа бурычлар куеп булмый, бурыч куелган – без милләтне, динне, телне сакларга тиеш. Бәхет акчада түгел. Бизнесларыгыз уңай булсын. Киләчәктә матур итеп эшләргә насыйп булсын», — дип теләде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнехановны утырыш залы алдында «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан кызлар каршы алды. Утырышта 13 илдән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 400 делегат катнаша. Шулай ук, Казанда аккредитацияләнгән чит илләрнең генераль һәм шәрәфле консуллары катнашты. Кунаклар өчен Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә оештырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100