news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр ул - безнең нигез

Президент эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр ул - безнең нигез
Гөлнар Гарифуллина

Татарстан Президенты бүген Казанда Эшмәкәр йортында республика эшкуарлары белән очраша.

Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрлеге көне уңаеннан котлауларын җиткерде.

"Эшмәкәр ул - безнең нигез. Төп бурыч -  куәтле урта класс булдыру. Эшкуарлар ул - сәләтле, үзен тәэмин итәрдәй кешеләр", - диде Президент.

Ул эшмәкәрләр рискка барырга, алга омтылырга әзер, эшкуарлык сыйфатлары булган шәхесләр булуын ассызыклады. 

"Безнең төп бурыч - бу хәрәкәткә ярдәм итү. Республикада да, федераль дәрәҗәдә дә күп төрле ярдәм чаралары бар. Эшмәкәрләргә гел ярдәм итәчәкбез", - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100