news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эшлекле хезмәттәшләр форумында Эчкен укучыларына чаңгылар бүләк итте

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында 228 йорты янып беткән Курган өлкәсе Йолдыз авылы мәктәбе укучылары Татарстанга рәхмәт әйтте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балалар белән фотога төште һәм чаңгы комлпектлары бүләк итте.

«Безгә Самарадан хәйриячеләр ярдәм итте. Алар безгә якты зур йорт салып бирделәр. Безнең гаилә исеменнән зур рәхмәт. Абыем быел хәрби институтны бетергәч өйләнде. Васил абый һәм мөселман җәмәгатьчелеге татарча никах туе үткәрде. Бик зур рәхмәт», – диде укучыларның берсе.

Йолдыз авылы халкына Бөтендөнья татар конгрессы, «Татнефть» оешмасы, төрле төбәкләрдән хәйриячеләр һәм башкалар ярдәм күрсәтте. Йолдыз авылы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, авылның координацион совет вәкиле Гөлсимә Байтирәкова Казанга ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтү йөзеннән килүләрен белдерде.

Безнең мәктәпкә дә ярдәм күрсәтелде. Ашханә өчен җиһазлар, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, балалар өчен бердәм спорт һәм мәктәп формалары, сумкалар, уку өчен кирәк-яраклар, һәр балага велосипед тапшырылды. Чаралар үткәрү өчен музыка аппаратурасы да бүләк ителде. Һәр укытучы эш өчен ноутбук алды. Бүген мәктәптә 65 бала укый. Мәктәп булганда авыл да яшәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100