news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Эштән туктап торган предприятиеләрне контрольгә алырга кирәк

Санкцияләр аркасында Татарстанның кайбер предприятиеләре табышларын һәм эшлекле активлыгын киметә. Хакимият органнары аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге ярдәм эшсезлек дәрәҗәсенең үсү куркынычын булдырмас өчен кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының төбәк киңәшмәсендә әнә шундый бурыч куйды.

«Бурыч –  эш урыннарын саклап калу. Бүген 5,7 мең кеше тулы булмаган мәшгульлек белән тәэмин итү режимында исәпләнә, якын арада әлеге күрсәткеч артырга мөмкин. Хезмәт министрлыгы моның белән шөгыльләнә. Тулы булмаган мәшгульлек булган яки эшләүдән туктап торган предприятиеләрне министрлыкларга, башлыкларга  контрольгә алырга кирәк. Моны баланс комиссияләрендә карарга, комплектлау өлешләре белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Предприятиеләрдә эштән туктап тору, ахыр чиктә, катлаулырак проблемалы формаларга әверелә», –  диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты шулай ук «күләгәдәге» хезмәт хакын рәсмиләштерү буенча комиссия эшен активлаштырырга кушты.

«Кызганыч, бу эш даими контроль таләп итә. Рәсми булмаган хезмәт базарын киметүдә эшне көчәйтергә кирәк. Беркем дә тикшерми икән, конвертта түләүләр башлана, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эшли башлыйлар. Мондый тәртипсезлек булырга тиеш түгел», –  диде республика җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot