Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләргә кытлык буенча Мәгариф министрлыгына анализ ясарга кушты
Махсус урта уку йортлары күп булса да, күп кенә тармакларда белгечләргә кытлык саклана - аеруча авыл хуҗалыгында һәм машина төзелешендә.
"Һөнәри белемгә бүген ихтыяҗ зур булып та, ни өчен белгечләргә кытлык булуы буенча Мәгариф министрлыгына анализ ясарга, проблеманы хәл итү буенча карарлар эшләргә кирәк", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика август киңәшмәсендә.
Рөстәм Миңнеханов студентлар туплау һәм аларны әзерлек сыйфаты буенча калышкан колледж, техникумнарны да атады. Актаныш технологик техникумы, Нурлат аграр техникумы, Буа ветеринария техникумы, Лениногорск политехник көллияте, Минзәлә педагогик көллияте. Алар дәүләт биремен үтәүдә калыша.
"Безнең бурыч - кадрлар әзерләү. Дәүләт биремен үтәр өчен, иң мөһиме - эш бирүчеләр белән тыгыз эшләргә кирәк. Шунсыз булмый. Һөнәри учреждение студентларын заманча стандартларга җавап бирерлек итеп әзерләү кирәк", - диде Президент.
"Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар. Алар да эшләргә тели. Бу теманы да читкә куярга ярамый", – дип Рөстәм Миңнеханов техникумнарда бу категория кешеләргә шартлар тудырылганын әйтте.
"Кадрларга кытлык зур. Могҗиза булмаячак. Безгә башка илләрдән дә яшьләр җәлеп итәргә кирәк", - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз