news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мисырга килде

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мисырга килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисырга эш визиты белән килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Каһирә халыкара аэропортында аны илнең сәнәгать министры Халед Хашем Махер һәм Россиянең Мисырдагы эшләре буенча вакытлыча ышанычлы вәкиле Юрий Матвеев каршы алды.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов министрга очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм бу сәфәр хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнүен белдерде. Сәфәр программасында – берничә объектта булу һәм эшлекле очрашулар уздыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot