news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ханчжоуга килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ханчжоуга килде
Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Ханчжоу шәһәренә эш сәфәре кысаларында Чжэцзян провинциясе вице-губернаторы Лу Шань белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Провинция файдалы казылмаларга бай: ул 12 төр ресурс запасы буенча Кытайның лидерлары өчлегенә керә. Чжэцзян Кытайның иң алга киткән провинцияләренең берсе булып тора һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча лидерлар арасына керә. Моннан тыш, Чжэцзян Кытайда зур предприятиеләр саны буенча беренче урында.

Сөйләшүләр барышында Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр бүгенге көндә моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә, һәм Татарстан бу хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә.

«Безнең республика белән Кытай провинцияләре арасында 8 килешү имзаланган. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше рекордлы дәрәҗәгә җитте һәм 3,3 миллиард доллардан артты», – диде Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе соңгы елларда нәкъ менә Кытай республика икътисадына инвестицияләр кертүче төп чит ил инвесторы булды, дип искәртте.

«Без сезнең провинция белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләр идек, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Бүгенге көндә муниципаль дәрәҗәдә элемтәләр бар: 2003 елда Ханчжоу һәм Казан шәһәрләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре турында килешү төзелгән, Кукмара һәм Саба районнары белән Чжэцзян провинциясенең берничә шәһәре арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланган.

Моннан тыш, 2023 елда Ханчжоу шәһәрендә Иннополис университеты офисы ачылды», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Вице-губернатор Лу Шань исә төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлекне киңәйтүгә карата кызыксынуын раслады. Ул шулай ук Республика Рәисе шәһәргә сәфәре кысаларында караячак предприятиеләрнең технологик яктан файдалы булачагы турында әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot