news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика җитәкчесе сәфәренең төп максаты - «ИННОПРОМ: Үзәк Азия» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу, дип белдерде ул.

Форум башланганчы Татарстан Рәисе Бохара, Навои һәм Ташкентта берничә объектта булырга планлаштыра (Бохара һәм Навои өлкәләрендә бергәләп сәнәгать парклары булдырыла — Т-и искәрмәсе).

Элегрәк Лилия Галимова Үзбәкстанның Рөстәм Миңнехановны ничек каршы алуын күрсәтү өчен фото урнаштырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100