Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркмәнстанга килде

Төркмәнстан җитәкчелеге чакыруы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Аркадаг шәһәренә килде. Хөрмәтле кунак сыйфатында ул дустанә илнең Бәйсезлек көнен бәйрәм итүдә катнашачак.
Тантаналы чаралар 27 сентябрьгә билгеләнгән. Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашты.
«Төркмәнстан Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булды», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Ул ассызыклаганча, дөньядагы катлаулы шартларда Россиянең Төркмәнстан белән хезмәттәшлеге аерым әһәмияткә ия һәм Татарстан бу элемтәләрне ныгыту өчен бар көчен куярга әзер.
Моннан тыш, Миңнеханов автомобиль төзелеше, суднолар төзү, газ ташу һәм башка өлкәләрдә икътисади хезмәттәшлектә яңа импульс өчен потенциалны билгеләп үтте.
Төркмәнстан Бәйсезлегенең 32 еллыгына багышланган төп чаралар чәршәмбе, 27 сентябрьдә, Ашхабадта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз