Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстанга килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстанга килде. Ул биредә Россия делегациясе составында төбәкара хезмәттәшлек буенча «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» дигән исем астында узачак IX конференциянең пленар утырышында катнаша. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Дүшәнбе аэропортында Миңнехановны Таҗикстан вице-премьеры Сулаймон Зиезода, Таҗикстан сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбир, Россиянең Таҗикстандагы илчесе Семен Григорьев каршы алды.
Конференциядә катнашудан тыш, Рөстәм Миңнеханов сәнәгать кооперациясе, энергетика, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган берничә очрашу үткәрәчәк, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Россия делегациясен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкли. Анда Татарстанны министрлык һәм ведомство, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз