news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Пермьгә килде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Пермь шәһәренә килде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында ТР Рәисе яшьләр сәясәте мәсьәләләренә багышланган Идел буе федераль округы Советы утырышында катнаша. Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрә.

Идел буе төбәкләре җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре киңәшмәдә актуаль шартларда яшьләр белән тәрбия эшләрен оештыру хакында фикер алышырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot