news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Гамбиягә килгән

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Гамбиягә килгән
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Көнбатыш Африка илләренең берсе — Гамбия Республикасына килгән. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары XV саммитында Россия делегациясен җитәкли, дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Россия 2005 елдан Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче статусында кертелде. РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитында ул Россия мәнфәгатьләрен тәкъдим итә.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы – халкының зур өлеше Ислам динен тотучы булган дәүләтләрнең халыкара хөкүмәтара оешмасы. Аның максаты – әгъза-дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның халыкара аренада эшчәнлеген координацияләү, социаль-икътисади үсешкә ярдәм итү, гуманитар мәсьәләләрне хәл итү һәм мөселманнарның хокукларын тәэмин итү, исламофобия һәм Исламны мыскыллауга каршы көрәшү, Ислам мәдәни һәм дини мирасын саклау.

Хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы 57 дәүләтне берләштерә. Аларның гомуми халкы якынча 1,7 миллиард кешене тәшкил итә. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының югары органы булып дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары саммиты тора. Ул өч елга бер тапкыр чакырыла. XV саммит 4-5 майда Гамбиядә үтә. Узган XIV саммит биш ел элек 2019 елның 31 маенда Мәккәдә узды.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Мөселман дөньясы, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлектә Владимир Путин инициативасы буенча оештырылган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме мөһим роль уйный. ТР башкаласында уза торган KazanForum Ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлек мәйданчыгы булды.

Рөстәм Миңнехановның саммит кысаларында берничә очрашуы планлаштырылган. Ул шулай ук төп сессияләрдә катнашачак, дип ачыклык кертте Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100