news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Калмыкиядә булды

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Калмыкиядә булды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Калмыкия Республикасы башкаласы – Элистада булды. Сәфәр кысаларында ул Калмыкия Башлыгы Бату Хасиков белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Очрашуда эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, производство өчен кадрлар әзерләү, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашу турында килештеләр. Очрашу ахырында Татарстан Республикасы һәм Калмыкия Республикасы арасында икътисад, мәдәният, социаль һ.б. өлкәләрдәге килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.

Бүген төбәкләр арасында товар әйләнеше 30 миллион сумга якын тәшкил итә. Татарстан Калмыкиягә медицина җиһазлары, азык-төлек сата. Номенклатураны киңәйтү потенциалы бар. Әйтик, республика машина, автомобиль төзелеше продукциясен, суыткыч җайланмалар китерергә, шулай ук мәгълүматлаштыру өлкәсендә кооперацияне үстерергә әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot