Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев республика җитәкчесенә Чаллы предприятиеләренең һәм оешмаларының казанышларын тәкъдим итә.
Сәфәр барышында сәнәгатьне үстерүгә, заманча технологияләр кертүгә һәм социаль инфраструктураны ныгытуга аерым игътибар бирелә.
Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ күперләр җитештерү заводын ачу планлаштырыла. Тантанада РФ Хөкүмәте вәкилләре һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе җитәкчелеге катнаша.
Шулай ук беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак. Анда федераль һәм республика җитәкчеләре, шулай ук предприятие җитәкчелеге катнашачак, дип планлаштырыла.
Моннан тыш, шәһәргә нигез салынуга 400 ел тулуны һәм беренче КАМАЗ йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Очрашуда юбилей чараларына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз