news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бохарага килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бохарага килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бохарага (Үзбәкстан) килде.

Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» Махсус сәнәгать паркы төзелешен карарга планлаштыра. Шулай ук ул уртак проектларны тормышка ашыру буенча агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышу өчен өлкә хокиме белән очрашырга тиеш.

Алдарак Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанда «Алят» Махсус икътисади зонасы ташламалары һәм проектлары белән танышты, шулай ук азәрбайҗан халкының милли лидеры Гейдар Алиев һәм аның хатыны Зарифа каберенә чәчәкләр салды.

Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot