news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бәһрәйнга килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бәһрәйнга килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бәһрәйн Корольлегенә килде.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Манама шәһәренең халыкара аэропортында аны король гаиләсе әгъзалары Шейх Хамад бин Ибраһим Әл Хәлифә, Шейх Фәйсал Бин Рашед Әл Хәлифә, Шейх Ибраһим бин Хәлифә Әл Хәлифә, Россия Федерациясенең Бәһрәйн Корольлегендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Алексей Скосырев, шулай ук губернатор Мөхәррак Салман ибн Иса ибн һинди каршы алган.

Миңнеханов Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19 нчы еллык конференциядә катнашачак, шулай ук бизнес вәкилләре һәм Бәһрәйн җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар уздырачак, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot