news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Азәрбайҗанга килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Азәрбайҗанга килде. Баку шәһәренең халыкара аэропортында аны Азәрбайҗан икътисад министры урынбасары Сәхиб Аләкбәров, Россиянең Азәрбайҗандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников һәм Азәрбайҗанның Россия Федерациясендәге илчесе Полад Бүлбүл оглы каршы алды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты программасында – Татарстан-Азәрбайҗан эшлекле форумында катнашу», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Бакуга кичә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм кече һәм урта бизнес вәкилләреннән зур делегация килгән. Моннан тыш, эшлекле очрашулар, шулай ук ватандашлар белән очрашу планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot