Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Азәрбайҗанда
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Азәрбайҗанда. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан Рәисен халыкара аэропортта Азәрбайҗан Президентының махсус вәкиле Вахид Рәсим улы Гаджиев һәм Россиянең Азәрбайҗандагы илчелегенең киңәшче-илчесе, шулай ук Азәрбайҗанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Полад Бюльбюль-улы каршы алды.
Татарстан делегациясе составында «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогин да бар.
Рөстәм Миңнеханов программасында – кайбер икътисади районнар эшчәнлеге белән танышу һәм рәсми очрашулар, шулай ук «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте катнашында оештырылган Auto Leasing Azerbaijan сервис үзәген ачу тантанасында катнашу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз