news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Арча районында булды

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Арча районында булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча районында эш сәфәрендә булды. Республика Рәисе урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, җирле продукция күргәзмәсен карады, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле актив белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезммәте хәбәр итә.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, игенчеләр барлык мәйданның 48 процентын җыйганнар. Яңгырлар аркасында эшне вакытлыча туктатырга туры килгән шулай да урып-җыю әйбәт темплар белән бара. Кырларда 111 комбайн эшли. Уңдырышлылык гектардан 38 центнерга җитә.

Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Арча районы агросәнәгать комплексына һәм авыл территорияләренә ярдәм программаларында актив катнаша.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү һәм гуманитар ярдәм җибәрү буенча районның яхшы эшләвен билгеләп үтте. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер киләсе ел бюджеты буенча эш бара. Планда - авыл хуҗалыгын һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән барлык программаларны саклап калу.

Аннары республика Рәисе төзелә торган сөтчелек комплексында булды. Төзелеш 2024 елның октябрендә башланган. Беренче чиратта терлек азыгы әзерләү корпусыннан торган терлек азыгы үзәге төзелгән. 600 башлы 2 сыер абзары, 300 башка исәпләнгән савым сыерлары өчен кече саву-сөт блогы файдалануга тапшырылган. Икенче чират кысаларында 450 башка исәпләнгән бозаулату - санитария блогы һәм 550 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек абзары төзү планлаштырыла. Аны сафка бастыру быелның ноябрендә планлаштырыла. Өченче һәм дүртенче чиратлар кысаларында 600 баш эре мөгезле терлек асрауч өчен 4 сыер абзары төзү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot