news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов елына егермешәр Ту-214 очкычы чыгару планы турында сөйләде

Киләчәктә Татарстан хакимияте С.П. Горбунов имемендәге авиация заводында елына 20 данә Ту-214 очкычы җитештерергә ниятли. Көнчыгыш икътисади форумның рәсми булмаган өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый планнар белән уртаклашты.

«Төп бурыч – елына 10 самолет [Ту-214] чыгару иде, әмма хәзер елына 20 самолет чыгару идеясе бар. [Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры] Денис Валентинович Мантуров бу бурычны өйрәнә һәм йөкләргә тиеш. Бу кайбер оештыру, төзелеш [карарларын] таләп итәчәк, зур эш. Минемчә, болар барысы да реаль», – дигән Рөстәм Миңнеханов ТАСС корреспондентына.

news_right_1
news_right_2
news_bot