news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов электрдан өзәргә ярамый торган объектлар исемлеген тулыландырды

Рөстәм Миңнеханов электрдан өзәргә ярамый торган объектлар исемлеген тулыландырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов икътисади, экологик һәм социаль нәтиҗәләр арасында 2023-2024 елларда электр энергиясе белән тәэмин итүне туктатырга ярамый торган объектлар исемлегенә үзгәрешләр кертте. Шул хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«1нче бүлекне 23нче пункт белән тулыландырып, үзгәреш кертергә», - диелә документта.

Шул рәвешле, таблицаның дәүләт хакимияте һәм идарә органнары объектлары урын алган өлеше тулыландырыла. Россия Үзәк банкы Идел-Нократ идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге 23нче пункт дип билгеләнгән.

2023 елның 30 июнендә чыккан боерыкта объектлар исемлеге урын алган 300дән артык бит китерелә, алар арасында медицина учреждениеләре, башкарма комитет биналары, элемтә инфраструктурасы элементлары, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм канализация объектлары, Казан метрополитены, хәрби частьләр, хәрби комиссариатлар, эчке эшләр бүлекләре, янгын депосы һ.б. корылмалар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100