news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Ел китапханәчесе – 2022» бәйгесендә җиңгән Гөлүсә Закированы котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче Гөлүсә Закированы «Ел китапханәчесе – 2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе белән котлады. Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең Оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе «Иң яхшы тифлокитапханәче» номинациясендә җиңү яулады.

«Бу белгечләрнең эше гадәттә күренми. Әмма алар ярдәмендә сукыр һәм начар күрүче татарстанлылар китаплар укый, спектакльләр карый», – дип белдерде республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.

Ахырдан ул җиңүчене татар телендә котлады: «Чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм!», – дип язган ул.

Гөлүсә Закирова белән интервьюны «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100