Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Ел инвесторларын» бүләкләде
Татарстан Инвесторлар клубының быелгы йомгаклау утырышында «Ел инвесторы» бәйгесенең финалистларын бүләкләделәр. Тантанада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Хакимият бизнесны нәрсә борчуын, нинди проблемалар булуын аңласын өчен Инвесторлар клубы кебек мәйданчыклар бик мөһим. Безнең аралашуның формасы партнерлыкка нигезләнүе шарт. Без барысының да мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш», - дип искәртте Миңнеханов.
«Социаль җаваплы инвестор» номинациясендә «Платформа Третье Мнение» компаниясе җиңде, «Камский бекон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Ел реинвесторы» булды, «Ел ачышы» номинациясендә «Давн» компаниясенә тиңнәр булмады, ә «Драйлок Текнолоджиз» компаниясе «Ел инвесторы» дип табылды.
Шулай ук Татарстанның өч муниципаль берәмлегенә бүләкләр тапшырылды:
Шәһәр берәмлекләре арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге» - Чаллы;
Федераль режимлы муниципаль берәмлекләр арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге» - Түбән Кама районы;
Муниципаль берәмлекләр арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге» - Питрәч районы.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының инвестицион климатын яхшыртуга өлеш керткән өчен - «Натуральное здоровье» компаниясе генераль директоры Сергей Патраков, шулай ук финанс-икътисади эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «АК БАРС» Акционерлык коммерция банкының Финанс департаменты директоры Айрат Шәрәпов ТР Президентының дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз