Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Ел башыннан Россиядә ипотека бирү 53 процентка төшкән
Төзелеш – ил икътисады үсеше өчен иң әһәмиятле тармакларның берсе булып тора, әмма хәзер торак базары авырлыклар кичерә. Бу хакта Россия Дәүләт Советы президиумы утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
«Ел башыннан бирле яңа проектлар башлап җибәрү 23 процентка, күпфатирлы йортлар тапшыру 18 процентка, ипотека бирү 53 процентка төшкән», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Мондый тенденция 2027 – 2028 елларда торак кытлыгына һәм аңа бәяләр артуга китерергә мөмкин», – республика Рәисе.
Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы Владимир өлкәсендә күптән түгел төзелгән Доброград шәһәрендә уза. Аны видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин үткәрә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу чарада Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясе җитәкчесе буларак катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз