news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгының Арча бүлеге башлыгы Баһавиевны бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Документ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Айдар Баһавиев һәм Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең криминалистика бүлеге өлкән тикшерүче-криминалисты юстиция полковнигы Александр Мещанов «җәмәгать иминлеген тәэмин итү, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен» билгеләп үтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot