news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды
ТР Президенты Телеграм-каналыннан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. ТР буенча ЮХИДИ идарәсе бинасы янында аларга машина ачкычлары тапшырылды. Президент үзенең телеграм-каналында шундый яңалык белән уртаклашкан.

«Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладым! Иртән аларга автомобиль ачкычлары тапшырдык. Катлаулы һәм кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек телим!» - диелә хәбәрдә.

Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен тәбрик итте инде. Ул махсус хәрби операция барышында аларның керткән өлешен билгеләп үтте һәм Донбасста хокук тәртибен тәэмин иткәннәре, провокация һәм диверсияләрне булдырмый калганнары өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot