news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дубайда AIM инвестиция форумы мәйданындагы Татарстан стендын карады

Рөстәм Миңнеханов Дубайда AIM инвестиция форумы мәйданындагы Татарстан стендын карады
https://tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Визитның төп максаты – ел саен уздырыла торган Annual Investment Meeting инвестицион форумында катнашу.

«Татарстан форум эшендә гадәттәгечә актив катнаша. Быел махсус күргәзмә кысаларында Dubai Exhibition Center күргәзмә үзәге мәйданында республика стенды урнаштырылган", - дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан стендын карады. Анда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм цифрлаштыру төп темалар буларак тәкъдим ителгән. «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» саммиты, IT-парк, Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет учреждениесе, «Хәләл» цифрлы экосистемасы, Made in Tatarstan, Visit Tatarstan, Invest in Tatarstan кебек экспонентлар урнашкан.

Экспозиция берничә зонадан тора. Үзәктә кунакларны һәм күргәзмәгә килүчеләрне сәламләү урыны эшли. Шулай ук тач-экраннар белән зоналар, сөйләшүләр бүлмәләре һәм татар кухнясы белән лаунж-зона бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot