Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов дини объектлар турында: «Иң мөһиме, аларда рухи тормыш торгызылды»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «Яңарыш» фонды юнәлешендә башкарган эшен билгеләп узды. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
Ул соңгы елларда төрле конфессияләрнең 40 мөһим дини объекты торгызылганын әйтте. Татарстанда милләтара, конфессияара татулык өчен шартлар тудырылганын билгеләп узды.
«Яңарыш» фонды тарафыннан зур әһәмиятле проектлар башкарылды. Төзү, төзекләндерү, заманча инфраструктураны булдыру белән беррәттән, иң мөһиме, аларда рухи тормыш торгызылды. Һичшиксез, бу Минтимер Шәймиевнең сизгер, игътибарлы җитәкчелеге, бу эштә шәхсән катнашу нәтиҗәсе. Олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз