news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Дини һәм дөньяви уку йортлары арасында элемтәләрне ныгыту мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләренең дини һәм дөньяви уку йортлары арасында тыгызрак элемтәләрне җайга салу мөһим. Бу хакта ул «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында әйтте.

«Студентлар һәм мөгаллимнәр белән даими алмашу булуы мөһим. Уңай мисал бар: былтыр Болгар ислам академиясе һәм әл-Әзхәр университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде», - диде Татарстан Рәисе.

Ул мәгариф, шул исәптән дини белем өлкәсенә күбрәк игътибар юнәлтү кирәклеген билгеләп узды.

«Бу - глобализация һәм гомум цивилизация кризисы шартларында дини кыйммәтләрне яхшырак аңлау һәм кабул итүгә китерәчәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия һәм ислам илләренең сәясәт һәм дин лидерлары, мәдәният, җәмәгать эшлеклеләре арасында актив диалог әһәмиятен билгеләп узды. «Бу төрле ксенофобия, террорчылык, экстремизм күренешләренә каршы көрәшне көчәйтергә булышачак», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлекнең төп бурычларыннан берсе итеп исламофобия күренешләренә һәм традицион дини берләшмәләрне кысрыклауларга каршы торуны атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot