news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүләкләү тантанасы «Милли тормыш һәм дин» XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милли эштә зур хезмәт куйган дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы «Милли тормыш һәм дин» XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында узды.

Рухи мәдәниятне үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны һәм тынычлыкны нытыгу зур өлеш кертүләре өчен, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-Ислам Таҗетдинов Тәлгать Сафа улы бүләкләнде.

Татарстан Президентының Рәхмәте РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдинга белдерелде.

Татарстан Президентының Рәхмәтенә, шулай ук, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин лаек булды.

«ТАССРның 100 еллыгы» медале белән Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов бүләкләнде. Татарстан Президентының Рәхмәте Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Ашировка белдерелде. Тантанада, шулай ук, Россия төбәкләре мөфтиләре бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100