news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Денис Пушилинга Машкластер-2022 стендларын күрсәтте

Бүген «Казан Экспо»да «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» дип аталган XX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Быел чарада 78 компания катнашты, алар Россия, Белоруссия, Һиндстан, Кытай, Польша һәм Көньяк Кореядә җитештерелгән җиһазлар тәкъдим итте.

Рәсми ачылыштан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Донецк Халык Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилинны стендлар белән таныштырды.

ТР Президенты биредә тәкъдим ителгән компанияләрнең җитештерү потенциалын билгеләп үтте. Әйтик, «ПРАЙД» компаниясенең Казандагы аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Александр Емельянов Президентка кораллар җыелмасын күрсәтте.

«Аларның инструментлары безнекеннән кай ягы белән яхшырак?» - дип кызыксынды Миңнеханов чит илдән кайтартылган слесарь-монтаж коралларын күргәч.

Александр Емельянов аңлатканча, компания Россиядә кораллар җитештерми, чөнки аларны биредә эшләү кыйммәткә төшә. «Без инструментларны Россиядә җитештерү мөмкинлеген карый алабыз», - диде ул.

Республика стендлары белән танышканда, Президент компания вәкилләреннән әледән-әле визиткалар сорады һәм аларны соңыннан Денис Пушилинга тапшырды.

Инструментлардан тыш, компанияләр күргәзмәдә сәнәгый җитештерүне яңартырга, төрле техник мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган станок, эретеп ябыштыру җиһазлары һ.б. тәкъдим итте.

Форум 7-9 декабрьдә узачак. Анда 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100