news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсендә ишегалды бәйрәмендә һәм «Ракета» стадионында булды

Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге ишегалды бәйрәмендә һәм «Ракета» стадионында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ишегалды территориясен төзекләндерү тәмамлану уңаеннан бәйрәм Халезов урамындагы 4 һәм 6 нчы йортлар, Совет урамындагы 19 һәм 21 нче йортлар ишегалдында оештырылды. Анда асфальт – бетон катлам яңартылган, балаларга уен зонасы, спорт мәйданчыгы, уңайлы эскәмияләр куелган, шулай ук территорияне яшелләндерү эшләре башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган ишегалдын карады һәм балалар өчен оештырылган төрле активлык зоналарында булды, шулай ук халык белән аралашты.

Татарстан Рәисе аннары «Ракета» стадионында булды, анда «Кожаный мяч» дигән бөтенроссия яшь футболчылар ярышларының финал шәһәр этабы башланды. Кунак спортчыларны һәм тамашачыларны сәламләде.

«Республикада спортны үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар бирелә. Бу яшьләр – республикабызның киләчәге. Футбол бездә күтәрелештә – безнең «Рубин» Премьер-лигага кайтты», – диде Миңнеханов.

Моннан тыш, ул стадион каршында урнашкан яңа мунча комплексын карады. Рәисне Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100